Законнарны төгәл үтәү һәм хокук бозуларны булдырмау, шулай ук башка затларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозмау - теләсә кайсы, шул исәптән балигъ булмаган гражданның төп бурычы.
5 февральдә Биектауның “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре “Үзеңә ышан” клубы кысаларында, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзалары белән берлектә Казаклар һәм Алат авыл җирлекләренең 28 балигъ булмаган балалары белән очрашу үткәрде.
Яшүсмерләргә балигъ булмаган балаларның төп хокуклары һәм бурычлары аңлатылды. Яшьләр арасында еш очрый торган хокук бозуларның төп төрләре, аеруча балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышларында карау өчен сәбәп булучы хокук бозулар каралды.
Һәр кеше үзенең тормыш юлын үзе сайлый. Законны белмәү җаваплылыктан азат итми.