“Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру уңаеннан балигъ булмаганнар арасында суицидны кисәтү буенча Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насыйрова социаль хезмәт алучылар белән "Минем эчке көчләрем" дигән тренинг үткәрде.
"Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләр "Яңа ел төнендә Әкият " VIII Халыкара әдәби конкурсында катнашты.
Кукмара районы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалид балаларга һөнәри юнәлеш бирү уңаеннан кайчандыр биредә тәрбияләнгән балалар белән очрашулар уздырыла.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын саклауны үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.
Февраль аенда Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнар өчен "Каравылчы", "С" һәм "Д" категорияләре буенча машина йөртү курслары оештыра.
"Батырлык атнасы" акциясе уңаеннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр янына килдер.
22 февраль көнне Минзәлә муниципаль районының "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт-сәламәтләндерү чарасы узды.
2019 елның 22 февраленә Татарстанда беренче бала тапкан 269 яшь ана һәм өченче баласы туган 47 хатын-кыз яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.
Балтачның Арбор авылында яшәүче Гаязетдинова Диләфрүзгә22 февраль көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Алсу Мухаметшина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, җаваплылыгы чикләнгән “Арбор” җәмгыяте директоры Хәмит Баязитов һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерде.