"Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Кукмара районы "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалид балаларга һөнәри юнәлеш бирү уңаеннан кайчандыр биредә тәрбияләнгән балалар белән очрашулар уздырыла.

"Аралашу клубының" чираттагы утырышына Кукмара балалар музыка мәктәбе укытучысы Нияз Кәримуллин чакырылган иде. Ул тернәкләндерү үзәгенә 6 яшьтән бирле йөри башлады. Балачактан Нияз җырларга ярата һәм нәкъ менә җыр аңа тормыштагы барлык кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул мәдәният институтына укырга керә. Бүген Нияз Ришат улы магистратурада укый һәм балалар музыка мәктәбендә укытучы булып эшли.

Нияз мөмкинлекләре чикле балалар алдында тернәкләндерү үзәгендә үткәрелә торган чараларда чыгыш ясау өчен һәрвакыт вакыт таба. Чираттагы визиты вакытында кунак балаларга уңышлар һәм барлык максатларга ирешүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International