Эшсез гражданнарга һөнәри белем бирү

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Февраль аенда  Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнар өчен "Каравылчы", "С" һәм "Д" категорияләре  буенча  машина йөртү  курслары оештыра.

Укулар шәһәрнең уку йортларында узачак.  Уку чорында стипендия түләнә һәм  матди  ярдәм күрсәтелә.

2019 нчы елның 26 нчы февралендә  эшсез гражданнарны социаль адаптацияләү буенча  төркемнәргә дәресләр бирү,  шулай ук эшсез гражданнарга психологик ярдәм күрсәтү буенча шәхси консультацияләр үткәрү планлаштырыла.

Теләүчеләр мәшгульлек  үзәгенә 107 нче бүлмәгә мөрәҗәгать итә алалар,  яки (88553) 32-34-93 телефонына шалтыратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International