Бөгелмә полицейскийлары "Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләр өчен мавыктыргыч чара үткәрде

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

"Батырлык атнасы" акциясе уңаеннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр янына килдер.

Учреждение хезмәткәрләре белән бергә полиция хезмәткәрләре "Аҗаган" хәрби-патриотик уен үткәрде. Әлеге чара яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә, яшьләр арасында хокукый аң формалаштыруга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтүгә юнәлдерелгән иде.

Уен башланыр алдыннан кинология хезмәтенең өлкән инспекторы Владислав Рыков балаларны шартлаткыч матдәләр эзләүгә юнәлтелгән барлык командаларны башкарган "йонлач эзләүче" белән таныштырды. Челенджер кушаматлы  эт командаларны төгәл башкарды, балаларда соклану һәм кызыксыну күрсәтте. Кинолог яшь тамашачыларга кинология хезмәте эшчәнлеге турында сөйләде һәм шартлаткыч җайланма эзләү буенча мастер-класс күрсәтте.

Аннан уенга күчтеләр. Балалар противогазлар киеп йөгерүдә көч сынашты, гранат ыргыту буенча көчләрен сынап карады, "мина кыры"н  узды, яшерен рәвештә тикшерергә һәм җиңүче флагы алырга омтылды. Патруль-пост хезмәткәре Игорь Бородин  һәр команданы грамота һәм татлы бүләкләр белән сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International