22 февраль көнне Минзәлә муниципаль районының "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт-сәламәтләндерү чарасы узды.
Анда халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагоглары Наталия Кудряшова һәм Ольга Бывальцева, шулай ук социаль хезмәт алучылар булган ата-аналар һәм балалар катнашты.
Шулай ук "Умырзая" тернәкләндерү үзәге, Иске Матвеевка гомуми белем бирү мәктәбе һәм "Тургай" социаль приюты командалары да спорт бәйрәмендә катнашты.
Иң тату һәм спорт яратучы гаилә командасы исеме өчен катнашучыларга биш эстафетада ярышырга туры килде. Һәр конкурс гаиләнең спорт ягын гына түгел, аның барлык әгъзаларының үзара хезмәттәшлеген дә күрсәтте. Оештыручылар фикеренчә, мондый чаралар балаларны һәм ата-аналарны берләштерүгә уңай йогынты ясый.