15 апрельдә Питрәч районы эчке эшләр бүлегенең өлкән инспекторы И. Храмова районындагы "Шатлык" социаль приютында тәрбияләнүче балалар белән "Яшьләр арасында экстремизм" дигән дәрес үткәрде.
16 апрель көнне Апас районы "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ата-аналар өчен чара узды.
Минзәлә районы "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар үзләренең иҗади сәләтләрен арт-терапия ярдәмендә үстерә.
12 нче апрель Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова "Косманавтлар көне" дигән чара уздырды.
Балтачның Нөнәгәр авылында гомер итүче Камалиева Фәймә Камали кызына 15 апрель көнне 90 яшь тулды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.
Һөнәр белән танышу продуктларны дөрес саклау турында инструкция белән башланды.
Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елы уңаеннан Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль эш буенча белгече Алевтина Коровина 10-11 яшьлек 17 бала арасында "Һөнәрләр шәһәренә сәяхәт" дигән квест-уен үткәрде.
Яр Чаллының “Изгелек” үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова “Ростресурс” инвалидларны тернәкләндерү Ассоциациясе вәкиле Мулеев Алексей белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында Космонавтика көненә багышланган бильярд буенча турнир үткәрде.
18 нче апрельдә Казан шәһәре Мәскәү районының мәшгульлек үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрә.