ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2026 ел
дүшәмбе

«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында 2026 елның апреленнән «Кайгырту маршруты» пилот проекты гамәлгә ашырыла. Бу инициатива «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында эшләп килә.


3
сентябрь, 2026 ел
пәнҗешәмбе

«Гаилә» илкүләм проекты, Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондының «Перезагрузка» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Светлана Хаирова һәм Гөлнара Фәйзиева Габайдуллиннар гаиләсендә кунакта булдылар.

2 сентябрь көнне «Исток‑Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре хатын-кызлар консультациясендә булачак әниләр өчен дискуссия үткәрделәр. Чара «Гаилә» милли проекты кысаларында узды.


27
август, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә менталь тайпылышлары булган инвалидлар өчен социаль-көнкүреш җайлашу буенча практик дәрес узды. Чара «Гаилә» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.


21
август, 2026 ел
җомга

Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Безнең җәй» дигән кыска вакытлы төркем эше дәвам итә. Чаралар «Гаилә» милли проекты кысаларында оештырыла.


14
август, 2026 ел
җомга

Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Гаилә» милли проекты кысаларында «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» технологиясе кертелде. Чаралар өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның иминлек дәрәҗәсен арттыруга, шулай ук аларны заманча социаль шартларга җайлаштыруга юнәлдерелгән.

Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә әйлән-бәйлән көненә багышланган чара узды.


13
август, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре өчен чираттагы Карау мәктәбе дәресе узды. Чараны учреждениенең шәфкать туташы үткәрде.

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеме өчен пилотсыз һөҗүм вакытында саклану темасына профилактик әңгәмә оештырдылар. Чара «Гаилә» милли проекты кысаларында узды.


12
август, 2026 ел
чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре «Гаилә» милли проекты кысаларында «Әдәби утырышлар» технологиясе буенча дәресләр үткәрәләр. Чараларга нәфис әдәбият һәм вакытлы матбугат уку һәм фикер алышу, шулай ук сәнгатьле итеп шигырьләр уку керә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International