«Гаилә» илкүләм проекты, Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондының «Перезагрузка» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Светлана Хаирова һәм Гөлнара Фәйзиева Габайдуллиннар гаиләсендә кунакта булдылар.
Чарага Рөстәм белән Рамилнең 5 яшь тулган туган көннәре сәбәп булды.
«Өмет нуры» һәм «Альпари» АКБО хәйрия фондлары ярдәме белән балаларга иҗат өчен җыелмалар, гигиена кирәк-яраклары һәм бәйрәм торты бүләк иттеләр.