Теләче районында Карау мәктәбе кысаларында дәресләр дәвам итә

2026 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре өчен чираттагы Карау мәктәбе дәресе узды. Чараны учреждениенең шәфкать туташы үткәрде.

Дәрес мөстәкыйль карау җитешсезлеге булган гражданнарда хроник авыруларның кискен халәтен һәм катлаулануларын профилактикалауга багышланган. Белгечләр тромбозларны, контрактураларны, сусызлануны кисәтү билгеләрен һәм чараларын карадылар. Очрашу барышында әлеге хәлләрне диагностикалау һәм профилактикалауның гамәли күнекмәләре эшләнде.

Бүгенге көндә «Гаилә» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Карау мәктәбендә 17 белгеч һәм хәрәкәт итү сәләте бозылган гражданнарның 27 туганы белем алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International