Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә менталь тайпылышлары булган инвалидлар өчен социаль-көнкүреш җайлашу буенча практик дәрес узды. Чара «Гаилә» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
«Хисапны өйрәнәбез» темасына дәрес социаль хезмәт алучыларның танып белү сәләтен үстерүгә һәм көндәлек тормышта кирәкле күнекмәләр формалаштыруга юнәлдерелгән. Дәрес уен формасында узды.
Чара барышында катнашучылар саннарны танырга, аларны предметлар саны белән чагыштырырга, акча санарга өйрәнделәр, шулай ук көнкүреш ситуацияләрен карадылар.