Балачак унъеллыгы чаралары планын үтәү кысаларында Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре белән берлектә һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырганнар. Әлеге чарада социаль куркыныч хәлдә булган, аз тәэмин ителгән, мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр катнашкан.
26 нчы апрель көнне Мамадыш «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен китапханәгә экскурсия оештырдылар.
Балачак унъеллыгы кысаларында үткәрелә торган чаралар планын үтәү йөзеннән, Ютазы районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре балалар өчен янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә экскурсия уздырдылар.
5 апрельдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Гөлнара Пряничникова опека һәм попечительлек секторының әйдәп баручы белгече Ләйлә Хәмәдиева белән берлектә социаль хезмәт алучылар өчен түгәрәк өстәл үткәрде. Чараның темасы – «Сезнең бала иминлеге».