«Кайгырту» үзәге белгечләре балалар өчен китапханәгә экскурсия оештырдылар

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

26 нчы апрель көнне Мамадыш «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен китапханәгә экскурсия оештырдылар.

Китапханә хезмәткәрләре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланган «Татар шигърияте кояшы» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырдылар. Шулай ук яшь кунаклар өчен тематик китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде. Балаларга шагыйрьнең балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр, авторның иң танылган әсәрләрен искә төшерделәр.

Танып-белү әңгәмәсеннән соң балалар «Тукай әсәрен иллюстрацияләрдән тап» дигән викторинада катнаштылар. Чара күңелле уеннар һәм «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әдәби чара Балачак унъеллыгы чаралары планын үтәү кысаларында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International