5 апрельдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Гөлнара Пряничникова опека һәм попечительлек секторының әйдәп баручы белгече Ләйлә Хәмәдиева белән берлектә социаль хезмәт алучылар өчен түгәрәк өстәл үткәрде. Чараның темасы – «Сезнең бала иминлеге».
Очрашу ата-аналарның балаларның тормыш иминлеге мәсьәләләре турында белемнәрен арттыруга, шулай ук үз баласының иминлеге өчен җаваплылык хисен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Белгечләр өйдә баланың тормышы, үсеше, ялы һәм уку биремнәрен үтәү өчен кирәкле шартлар булдыру турында аңлатма бирделәр.
Соңыннан катнашучылар буклет рәвешендә таратылган мәгълүмати материал алдылар. Шулай ук ата-аналарны балигъ булмаганнарга карата рәхимсез мөгамәлә фактлары өчен җаваплылык турында кисәттеләр.