«Гармония» үзәге балигъ булмаганнар өчен янгын частенә экскурсия оештырды

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Балачак унъеллыгы кысаларында үткәрелә торган чаралар планын үтәү йөзеннән, Ютазы районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре балалар өчен янгын сүндерү һәм коткару бүлегенә экскурсия уздырдылар.

Балалар каравыл бүлмәләрен, дежур-диспетчерлык хезмәтен күрделәр. Гаражда янгын сүндерүчеләр яшь кунакларга янгын сүндерүченең хәрби киемен, янгын-техник коралларын күрсәттеләр, махсус транспорт турында сөйләделәр. Балаларга янгын сүндерү өчен машиналарның кайда һәм ничек су алуын белү кызык булды.

Экскурсия ахырында балигъ булмаганнарга шырпы белән уйнарга ярамавы һәм ут белән дөрес эш итмәгән очракта аларның нәтиҗәләре бик җитди булырга мөмкинлеге турында искәрттеләр. Балалар янгын сүндерүчеләргә рәхмәт белдерделәр, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә һәм булачак һөнәр сайлау турында уйланырга сүз бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International