2023 елның 23 сентябрендә Түбән Кама гаиләләренең берсенең тормышы нык үзгәрде. Кыю һәм тәвәккәл татарстанлы Артем Г. контрак төзеп, махсус хәрби операциягә китте. Өйдә аны тормыш иптәше һәм ике баласы көтә.
Бүген Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Мария Исаева һәм волонтерлар «Җиңү волонтерлары» презентациясен карау оештырдылар.
Дидария Закирова – Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәр. Эштә аны тәрбияләнүчеләр кадерли, алар үзләренең социаль хезмәткәрләренә кайгыртуы һәм игътибары өчен рәхмәтле. Социаль хезмәтләр алучылар сүзләренә караганда, Дидария Закирова битараф булмаган, энергияле, үз эшенә тугры кеше. Өлкәннәрнең бу сүзләрен социаль хезмәткәрнең күп санлы грамоталары һәм рәхмәт хатлары раслый.
28 августта Кама ярындагы матур урында, «Каенкай» ял базасында «Робинзон – 2024» республика хәрби-патриотик слеты булып узды, аны ел саен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты үткәрә. Чарада республиканың ун социаль приютыннан тәрбияләнүчеләр катнашты.
Татарстан Республикасы көне уңаеннан халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә төрле тематик чаралар узды.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен сохари әзерләүне дәвам итәләр. Бу атнада акциягә медицина бүлеге хезмәткәрләре дә кушылды.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Солдатка өй токмачы» акциясе узды. Учреждение хезмәткәрләре анда актив катнашты. Хуҗабикәләр рәхәтләнеп токмач кистеләр. Безнең сугышчылар өчен посылка күңелле сюрприз булачак.
29 августта, Белем көне алдыннан, Ютазы районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Яхшылык миннән башлана» дигән акция оештырдылар.
Яшел Үзән муниципаль районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Контракт буенча хезмәт – синең сайлавың» акциясе кысаларында «Солдат боткасы» акциясе үткәрелде.
Тиздән Ильяс С. махсус хәрби операциягә мобилизацияләнүгә ике ел тула. Бу кыю кеше башкалар артына качмый. Моның урынына ул үз Ватанын яклый.