Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында махсус хәрби операция сугышчыларына гуманитар ярдәм күрсәтү традицион чарага әверелде. Учреждение «Чистай – фронтка» волонтерлык хәрәкәте белән актив хезмәттәшлек итә. Социаль хезмәт алучылар эш белән булышалар: йон оекбашлар бәйлиләр, маскировка челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре өчен әзерлекләр ясыйлар. Интернат-йорт хезмәткәрләре үз акчаларына медикаментлар, шәхси гигиена әйберләре, азык-төлек сатып ала. Хәйрия ярдәме алга таба сугыш хәрәкәтләре зонасына озату өчен волонтерларга тапшырыла.
Бүген интернат-йорт белгече Дарья Леонова кипкән җиләк-җимеш, чәй үләннәре, сохариларны саклау һәм ташу өчен кирәкле булган тукыма капчыкларны тапшырды. Капчыкларны тегүче, волонтер Светлана Ситдыйкова җитәкчелегендә интернат-йортта яшәүчеләр текте.