«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә патриотик сәгать уздырдылар

2024 елның 2 ноябре, шимбә

Кичә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә патриотик сәгать узды.

Чара барышында тәрбияләнүчеләр бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, ата-бабаларыбызның Ватаныбыз бәйсезлеге хакына күрсәткән батырлыклары турында белделәр, күпмилләтле илебез халыкларының дуслыгы һәм үзара ярдәмләшүе, аның көче һәм куәте турында фикер алыштылар. Моннан тыш, балалар Минин һәм Пожарский һәйкәле турында кызыклы фактлар ишеттеләр.

Социаль педагог Надежда Башкирова сүзләренчә, мондый чаралар үсеп килүче буында патриотик хисләр тәрбияләүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International