«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында 1-7 апрель көннәрендә Менделеевск районының «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре «Патронаж шартларында аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау» курсы буенча укулар уздылар. Чараның максаты – өлкән яшьтәге гражданнарны карау күнекмәләренә өйрәтү.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында атна саен кече медицина персоналын авыруларны карау үзенчәлекләренә, өлкән кешене күчерү үзенчәлекләренә өйрәтәләр. Чараның максаты булып стационар хезмәт күрсәтү шартларында инвалидларның һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм адаптацияләү тора.
2022 елның 31 мартына республиканың медицина оешмаларына 14 122 татарстанлы китерелгән, шул исәптән 6 584 кеше диспансерлаштыруга һәм профилактик тикшерүләргә.
14 нче марттан 29 нчы мартка кадәр Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге тарафыннан оештырылган квалификация күтәрү курслары уздырылган.
Кичә, 29 нчы март көнне, «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Автозаводский» 1 нче полиция отделы һәм 3 нче номерлы Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсенең «Үзәк» полиция отделы ветераннар советы рәисләре белән мәгълүмати очрашуда катнаштылар.
2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә озак вакыт карау системасы Татарстанның барлык муниципаль районнарында да кертелде.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә тугыз ел дәвамында хезмәт ветераны, икенче төркем инвалид Александра Александровнага хезмәт күрсәтәләр. Ул ике инсульт кичерә, гыйнвар аенда аңа аягында операция ясыйлар.
Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2021 елның 15 июненнән өйдә социаль хезмәт алучылар өчен социаль пакет кысаларында хезмәт күрсәтү каралган. Бу «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Яр Чаллы «Перекресток» социаль адаптация үзәге базасында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Р.С. Габдрахманова «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» стационар алыштыручы технологияне гамәлгә ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны карау кагыйдәләренә өйрәтте.
Яр Чаллы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Резедә Габдрахманова республиканың төрле районнарыннан килгән коллегаларын укытуны дәвам итә.