Кичә, 29 нчы март көнне, «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Автозаводский» 1 нче полиция отделы һәм 3 нче номерлы Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсенең «Үзәк» полиция отделы ветераннар советы рәисләре белән мәгълүмати очрашуда катнаштылар.
«Ышаныч» үзәге белгечләре очрашуда катнашучыларга күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең төрләре, 2022 елның 1 гыйнварыннан хезмәтләргә тарифларның үзгәрүе турында хәбәр иттеләр. Шулай ук өйдә социаль хезмәт күрсәтү рәвешендә бушлай күрсәтелә торган социаль хезмәтләр гражданнар категорияләре дә аталды.
«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын, комплекслы үзәк базасында төзелгән тернәкләндерү һәм карау мәктәбе эшен оештыруга аерым игътибар бирелде. Шулай ук катнашучылар «Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә» проектын тормышка ашыру шартлары турында да белделәр.
Очрашу ахырында социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре чарада катнашучыларга учреждение эшчәнлеге турында материаллар тапшырдылар.