«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында 1-7 апрель көннәрендә Менделеевск районының «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре «Патронаж шартларында аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау» курсы буенча укулар уздылар. Чараның максаты – өлкән яшьтәге гражданнарны карау күнекмәләренә өйрәтү.
«Старость в радость» Хәйрия фондының төбәк вәкиле Р.С. Габдрахманова аз хәрәкәтләнүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны карау кагыйдәләре турында сөйләде, шулай ук гигиена тәрбиясенең иң яңа чараларын, аз хәрәкәтләнүче гражданнарның уңайлылыгын арттыручы ярдәмче җиһазларны күрсәтте.
Уку ахырында бүлекнең барлык хезмәткәрләре дә узган темалар буенча тестларны уңышлы тапшырдылар.
Тыңлаучылар алган мәгълүматтан канәгать калдылар, сораулар бирделәр, аларга тулы җаваплар алдылар. Шулай ук алар оештыручыларга теге яки бу манипуляцияләрне практикада күрү һәм аларны кабатлау мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.