14 нче марттан 29 нчы мартка кадәр Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге тарафыннан оештырылган квалификация күтәрү курслары уздырылган.
Уку программасы өч этапта тормышка ашырылды. Беренче этап –түбәндәге темалар буенча онлайн-укулар: «Гражданнарның социаль хезмәт күрсәтүгә индивидуаль ихтыяҗларын билгеләү һәм озак вакытлы карауга мохтаҗлык дәрәҗәсен билгеләү», «Типизацияне оештыру», «Өлкәннәр белән психологик хезмәттәшлек».
Икенче этап тыңлаучыларны мөстәкыйль практик эшкә әзерләүне үз эченә алды. Һәр белгечкә тема буенча чыгыш һәм презентация әзерләргә куштылар.
Казанда узган йомгаклау этабында тыңлаучыларның аттестациясе узды. Белгечләр аттестация эшен уңышлы яклады, квалификация күтәрү турында таныклыклар алдылар.