15 июнь көнне Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә күптән түгел өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә эшли башлаган социаль хезмәткәрләрне тестлаштыру узды. Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен озак вакытлы карау системасы нигезләрен никадәр яхшы белүләрен тикшерделәр.
Озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Ярмалар терапиясе» технологиясе буенча дәресләр үткәрүләрен дәвам итәләр.
Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү кысаларында социаль хезмәткәр Гөлфия Хәлиуллина көн саен пенсионер Венера Закированы карый.
Һәр кеше картлык көнен төрлечә кабул итә. Барысы да өлкән кешенең сәламәтлеге, якыннарының бу чорына шәхси мөнәсәбәтенә бәйле.
27 май көнне Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Альбина Хәбирова «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча «Түшәк чикләрендә аз хәрәкәтләнүче кешене ашату» дигән темага чираттагы дәрес үткәрде.
Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы кысаларында төрле чаралар уздыралар.
2022 елның 18 маена республиканың медицина оешмаларына 25 474 татарстанлы китерелгән, шул исәптән 16 673 кеше диспансерлаштыруга һәм профилактик тикшерүләргә.
Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» кысаларында «Аз хәрәкәтләнүче кеше гигиенасы. Карау өчен махсус чаралар һәм гигиена кирәк-яраклары. Сайлау принциплары һәм куллану кагыйдәләре» дигән темага түгәрәк өстәл узды.
Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру, медицина тикшеренүләре, өстәмә скрининглар үтү өчен үзәк район хастаханәсенә илтә.
Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре озак вакытлы карау системасына кертелгән гражданнарга социаль пакет кысаларында бушлай хезмәт күрсәтәләр. Бу «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.