Кичә, 30 июнь көнне, Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 6нчы номерлы шәһәр хастаханәсенең гомуми практика табиблары һәм медицина персоналы белән мәгълүмати очрашу уздырдылар. Чараның максаты өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында мәгълүмат бирү булды.
Очрашуда социаль хезмәтләрнең төрләре һәм исемлеге, тарифлар һәм аларны күрсәтү шартлары турында фикер алыштылар. Шулай ук «Олы яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә» проектын тормышка ашыру, мондый гаилә булдыру тәртибе һәм шартлары турында сөйләштеләр.
Хастаханә хезмәткәрләренә «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру турында сөйләделәр. «Ышаныч» үзәге базасында булдырылган Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе эшен оештыру турында тулырак фикер алыштылар.
Очрашу барышында социаль хезмәткәр, участок табибы һәм шәфкать туташының чит кеше каравына мохтаҗ гражданнарны ачыклаганда, гражданның индивидуаль ихтыяҗларын билгеләгәндә һәм социаль пакет сайлаганда үзара хезмәттәшлеге, гражданинның сәламәтлеге торышын системалы күзәтүне оештыру мәсьәләләре яктыртылды. Шулай ук «Татарстан Республикасы халкының социаль регистры» дәүләт мәгълүмат системасында эшләү һәм документлар алып бару өчен практик күрсәтмәләр бирелде.
Соңыннан тыңлаучылар «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшчәнлеге турында буклетлар һәм тарату материалы алдылар.