Озак вакытлы карау системасы чаралары уңай нәтиҗәләр бирә

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү кысаларында социаль хезмәткәр Гөлфия Хәлиуллина көн саен пенсионер Венера Закированы карый.

Социаль хезмәтләр алучы 2020 елда геморрагик инсульт кичергән. Шуңа бәйле рәвештә аның сәламәтлеге начарлана, ул үз-үзенә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен өлешчә югалта. Карауда индивидуаль ихтыяҗны билгеләү буенча аңа 4 типизация төркеме (карау буенча II дәрәҗә) бирелде.

Венера Закирова озак вакытлы карау системасына кергәннән соң социаль хезмәткәрнең, медицина персоналының, Тернәкләндерү һәм карау мәктәбенең комплекслы ярдәме белән колачлана. Медицина персоналы сәламәтлек торышын тотрыкландыру өчен кирәкле киңәшләр бирде. Социаль хезмәткәр көн саен табиб киңәшләренең үтәлешен, артериаль кан басымын, эчү режимын контрольдә тота, социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрә.

2022 елда пенсионер ханымның сәламәтлеге яхшыру сәбәпле яңадан диспансерлаштыру үткәрелде. Гражданкага 1 төркем типизация бирелде.

Көндәлек карау һәм тернәкләндерү эмоциональ фонны, гомуми сәламәтлек торышын яхшырттылар. Үз-үзеңә хезмәт күрсәтү буенча югалган күнекмәләр дә өлешчә торгызылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International