Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары һәм хезмәткәрләре «Белем. Лекторий» проекты кысаларында агарту чаралары программасында катнаштылар. Чарада катнашучылар «Зур спорттан тормыш кагыйдәләре» дигән лекция тыңладылар.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Казанда көндезге тору бүлегендә укыту-хезмәт остаханәсендә чираттагы дәрес булып узды. Социаль хезмәтләр алучылар бүләк кәгазь пакетлары ясадылар.
Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Алия Нигъмәтҗанова «Юлдаш» төркемендә катнашучылар белән бергә Фимбо музыка коралын кулланып «Минем кәефем» дигән чара үткәрде.
«Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә катнашучылар өчен дустанә атмосферада гадәти булмаган иҗади дәрес узды. Аларга үз көчләрен тегүдә сынап карау һәм үз куллары белән файдалы һәм матур әйберләр булдыру өчен уникаль мөмкинлек туды.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар чәчәк композициясен ясау буенча мастер-класста катнаштылар. Бәйрәм алды чарасы «Эврика» мәдәни үзәгендә узды.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен сөйләм, дикция һәм грамоталылык үсеше буенча тематик дәрес үткәрелде. «Җырларда хатын-кыз образы» темасына чара социаль эш буенча белгеч Гүзәл Фәйзетдинова җитәкчелегендә узды.
Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проектын, «Социаль туризм» һәм «Зоотерапия» социаль практикаларын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсенә йөрүчеләр һәм «көмеш» яшьтәге гражданнар өчен кызыклы һәм танып белү чарасы – «Симба» альпак паркына бару оештырылды.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Югары Ослан районындагы «Өмет утравы» комплекслы үзәгенең көндезге тору төркеме «Мәдәниятләр диалогы» музеена барды.
Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Әлфинә Фәхриева социаль хезмәт алучылар белән дәрес үткәрде.
Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яшел Үзән районында «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору төркемендә ата-аналар өчен җыелыш узды.