Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен сөйләм, дикция һәм грамоталылык үсеше буенча тематик дәрес үткәрелде. «Җырларда хатын-кыз образы» темасына чара социаль эш буенча белгеч Гүзәл Фәйзетдинова җитәкчелегендә узды.
Музыка хәтерне, хис-кичерешләрне һәм аралашу теләген уяту өчен көчле стимул булып тора. Дәрес характерны һәм тышкы кыяфәтне тасвирлау өчен сыйфатларны сайлап алу аша сүзлекне активлаштыруга, музыканың кәефен хатын-кыз образы белән чагыштыру аша эмоциональ интеллектка юнәлтелде.
Дәрестә танылган композицияләрдән өзекләр тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр. Музыкаль пауза һәм җырлау бик яхшы артикуляцион гимнастика ролен уйнады. Җырларны бергәләп башкару хәтта иң оялчан катнашучыларны да активлаштырырга ярдәм итте.
Дәрес музыкаль контекстның аралашу процессын шактый җиңеләйтүен күрсәтте.