Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Әлфинә Фәхриева социаль хезмәт алучылар белән дәрес үткәрде.
Иҗади чара барышында әниләргә булачак бәйрәмгә бүләк – аппликацияле открытка ясадылар. Дәрес иҗади һәм мотор күнекмәләрен үстерүгә, якыннарга уңай эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән иде.