«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә 8 сентябрьдә «Безнең ил – безнең телләр» дигән чара булып узды. Чара «Менталь сәламәтлек» Идел буе федераль округы проекты кысаларында Россия халыклары телләре көнендә узды һәм Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланды.
26 августта Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагыларга Мәләкәс аръягы микрорайонында урнашкан Синагогалы яһүд дини-мәдәни үзәгенә мавыктыргыч һәм танып белү экскурсиясе үткәрделәр.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә Курск сугышы еллыгына багышланган очрашу узды.
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагылар «Попугайня» контактлы зоопаркында булдылар. Чара Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проектын һәм «Зоотерапия» социаль практика юнәлешен гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең штат психологы Надежда Горячева көндезге тору бүлеге карамагындагылар өчен «Безнең эчтәге күләгә» дискуссион киноклубы оештырды. Чара Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә тәрбияләнүчеләрнең психик һәм физик иминлеге турында даими кайгырталар. Учреждение белгечләре социаль хезмәт алучыларга көн саен сәламәтлекләрен ныгытырга һәм эчке баланс табарга булышалар, бу исә Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» масштаблы иҗтимагый проектын гамәлгә ашыруның төп өлеше булып тора.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең балта эше остаханәсендә көндезге тору бүлегендә хезмәт алучы менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен чираттагы хезмәт терапиясе дәресе узды. Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проекты кысаларында оештырылган чара катнашучыларның иҗади потенциалын ачу һәм социаль адаптацияләү юлында тагын бер адым булды.
«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен «Бомбей» боулинг үзәгенә бару оештырылды. Чара Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проекты кысаларында узды.
Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проекты кысаларында Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә социаль-көнкүреш күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән практик чара уздырылды.
Бүген Яр Чаллы Мәдәният һәм ял паркында скандинав йөреше буенча дәрес узды. Чарада «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар һәм өлкән яшьтәге гражданнар катнашты.