ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Һөнәр сайлау – һәр кеше тормышында катлаулы һәм җаваплы адым. Балаларга һөнәр сайларга олылар булыша ала: ата-аналар, педагоглар. Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында бөтен педагогик коллектив балаларның һөнәри мәнфәгатьләрен үстерергә ярдәм итә. Шушы максаттан учреждениедә төрле чаралар үткәрелә, предприятиеләргә экскурсияләр һәм төрле һөнәр ияләре белән очрашулар оештырыла.


20
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырылды. Чараның максаты – балаларны экскурсовод һөнәре белән таныштыру, шулай ук туган якны өйрәнү өлкәсендәге белемнәрен киңәйтү.


17
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Умырзая» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Минзәлә шәһәренең үзәк почта бүлегендә булдылар.


13
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Яшел Үзәннең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр кухняда мавыктыргыч экскурсиядә булдылар. Анда пешекчеләрнең эше турында күбрәк белделәр, кухня җиһазлары турында белемнәрен тулыландырдылар. Шулай ук балаларга кухняда куркынычсызлык таләпләре турында да сөйләделәр.


11
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

Түбән Кама муниципаль районының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Үзенчәлекле фотограф» мастер-классында катнаштылар. Чараны коммерциячел булмаган «Барс» оешмасы һәм «Клен» фотостудиясе оештырды.

«Мастерица» проектын тормышка ашыру кысаларында Әгерҗе районында урнашкан «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр янына тегүче Татьяна Грицких кунакка килде.


6
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Кичә-бүген Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә Укытучылар көнен бәйрәм итү кысаларында төрле чаралар үткәрелде.

«Арт-терапия» технологиясе кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чәчәк композицияләре төзү буенча чара узды.


22
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Әгерҗенең «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр социаль педагог Анастасия Зуева җитәкчелегендә даруханәдә булдылар.


16
сентябрь, 2022 ел
җомга

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге яшьләрне һөнәрләр белән таныштыруны дәвам итә. Кичә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен янгын-коткару частенә экскурсия оештырганнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International