Мөмкинлекләре чикләнгән балалы гаиләләр өчен социомәдәни чара оештырылды

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

Кайбыч "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең социаль педагогы мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган гаиләләр өчен VI Бөтенроссия акциясе "Иреклеләр Балаларга" социомәдәни чарасы оештырды.

Бәйрәмдә 4 бала һәм 4 ата-ана катнашты. Хәйрияче ролендә Кайбыч районы Үзәк балалар китапханәсе булды.

Чара башында татар һәм рус телләрендә мультфильм карау һәм аның буенча фикер алышу оештырылды. "Книгаренок" секциясендә китапханә хезмәткәре катнашучыларны "Маҗаралар башлана!" дип исемләнгән балалар китап күргәзмәсе белән таныштырды.

Чара "Лавка ручных работ" секциясендә мастер–класс белән тәмамланды. Балалар әти-әниләре белән берлектә аппликация эшләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International