“Изгелек” үзәгендә мәгълүмати-экологик чара узды

2017 елның 7 августы, дүшәмбе

2017 нчы елның  7 нче августында  Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә экология хезмәткәре Музафаров В.М. белән  очрашу булып узды.

Әлеге чара экология елы кысаларында экологик проблемаларны хәл итүгә һәм  туган як мохитен саклау максаты белән игътибарны җәлеп итте.

Чара барышында белгеч шәһәрдә экологик хәлне яхшырту өчен нинди чаралар  үткәрелүе турында сөйләде. Катнашучылар һәр сорауга дөрес җавап бирде, яхшы шартлар тудыру  өчен  безнең планетада табигатьне саклау,  һәрберебез үз артыннан  җыештырырга, чүп-чар сортларга, су, энергия ресурслары  һәм акчаны янга калдырырга дигән бердәм фикергә килделәр.

Барлык катнашучыларга шәһәрдә һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган дәфтәр бүләк иттеләр. Чарада 26 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International