Зәй районында традицион балалар бәйрәме узды

2017 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Зәй районы Карамалинский охотохозяйствосында "Никадәр матур бу дөнья!" дип исемләнгән социаль–анимацион бәйрәм узды.

Чара ике әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде. Бу шәһәр социаль проекты "Донья күрергә өйрәнәм" һәм “2016 - 2017 елларга Татарстан Республикасында балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча нәтиҗәле практикалар комплексын үстерү” проекты.

Шунысын да әйтергә кирәк, бәйрәм шәхси эшмәкәр һәм транспорт компанияләре директоры тарафыннан оештырылды. Балалар бик теләп күңелле конкурсларда, спорт эстафетасы, уеннар, викторинада катнаштылар, төрле табышмакларга җавап бирделәр, җырлар җырладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International