Узган ялларда Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар Александровский бакчасында булдылар. Өлкән кешеләр "Хәерле кич" вокаль ансамбле коллективы белән ял вакытын үткәрде.
"Баян тавышлары, фонтан һәм иске паркның атмосферасы өлкәннәрне дистәләгән елар ахырына әйләнеп кайтарды. Интернат карамагындагылар җырлар җырлады, биюләр башкарды, бер-берсе белән аралашты", - дип сөйләде социаль эшләр буенча белгеч Александр Окунев