Буа "Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Шафранов урамында балалар өчен ишегалды уеннары оештырды.
"Көн бик җылы һәм кояшлы булды, шуңа күрә, эшләү үзе бер ләззәт иде, - дип сөйлиләр үзәк белгечләре. Балалар төрле ишегалды уеннары уйнады, конкурста катнашты".
Чара күтәренке кәефтә үзды.