"Кояшлы шәһәр" патриотик тәрбия бирү программасы кысаларында "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен приютында Бөтенроссия бал ярминкәсендә танып белү чарасы узды.
"Бал ярминкәсе хуҗабикәсе балаларга умартачылык, бал кортлары турында сөйләде. Приют карамагындагы балалар бал турында күп кенә кызык мәгълүмат алды, хәтта аны татып карады", - дип сөйләде тәрбиячеләр Ираида Мадиярова һәм Анжелика Пушкова.