Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары Ольга Колганова һәм Равия Хәйретдинова "Преодоление" клубының яшүсмерләре өчен тренинг үткәрде.
Чара танышу һәм яшүсмерләр арасында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабул итү белән башланды. Күнегүләр үткәргән вакытта катнашучылар психоактив матдәләрнең организмга йогынтысы, наркотиклар куллану сәбәбе һәм нәтиҗәләре турында сөйләде.
Ахырда катнашучылар фикерләре белән уртаклашты.