Республикада хезмәт хакы бурычларын кайтару буенча эшчәнлек дәвам итә

2017 елның 31 июле, дүшәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы өлкәсендә алып барган Азнакай районы “Природа” ҖЧҖ 7 хезмәткәренә 82 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарган.

Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International