«Барыбыз бергә булдырабыз» Республика проекытын тормышка ашыру кысаларында «Үзем эшли алам, үзем булдырам» һөнәри юнәлеш бирү юнәлешендә Питрәч «Шатлык» приютында тәрбияләнучеләр тәрбиячеләре Апакимова Р.Х. белән бергәләп гаилә белән ял итү өчен приют территориясендә "Балалар паркы» булдыру эшен дәвам итә.
Җэй – елның иң куркәм вакыты. Балаларга бигрәк тә чәчәкләр ошый! Чәчкәләрнең үсү һәм үзгәреш чорын күзәтергә мөмкинлеге булды. Үсеш һәм чәчәк ату чорын күзәтү барышында, балалар үз эшләренә нәтиҗәсен күрергә өйрәнә.
Моннан тыш, “Шатлык” приютында “Кулинар мәктәбенә” буенча эш дәвам итә.
Монда алар кулинария белән танышалар. Менә бүген дә алар арзан ашамлыклардан помидордан канапе ясады.
Шулай ук, балалар Стаус фермага экскурсиягә барды. Алар монда кош караучы хезмәте белән танышты. Хайваннарны ничек тәрбияләүләрен карады. Күргәннәреннән балалар канәгать калды.