Узган җомга көнне, 28 июльдә, Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Чарада 13 шәһәр предприятиеләренең кадрлар бүлеге вәкилләре катнашты, шулар арсында "Әлмәт ПОПАТ" АҖ, "АКИБАНК" ҖАҖ, МБУ "Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы", ШЭ Мансуров, "Көньяк-Көнчыгыш", Әлмәт музыка көллияте, "Электрощит", "Промресурс" ҖЧҖ, "Торгснаб" ҖЧҖ, "Лента" ҖЧҖ һәм башкалар булды.
Ярминкәдә автобус йөртүчесе, элемтә операторы, почтальон, разнорабочий, реклама буенча менеджер, администратор, инженер, делопроизводитель һәм башка белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде. Барлыгы эш бирүчеләр тарафыннан 97 вакансия тәкъдим ителгән.
Ярминкәдә 122 кеше булды, шул исәптән 48 инвалид. 15 кеше вакантлы урыннарга чакыру алды, 30 кеше өйрәтү курсларын үтәргә теләк белдерде.