Инвалидларның күпсанлы сораулары буенча Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре мәдәният бүлеге һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт фестивале үткәрелде.
Фестиваль район Сабантуе мәйданында узды. 9.00 сәгатьтә теркәү башланды. Аннары, 10.00 сәгатьтә тантаналы рәвештә Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин спорт чарасын ачты.
Чараның кунагы булып Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Мөбарәкшин килде. Министр урынбасары фестивальдә катнашучыларны сәламләп, актив яшәү рәвеше алып барырга чакырды.
Традиция буенча татар милли уеннары – чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, йомырка кабып йөгерү башланды. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.