Кичә Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары Ләйсән Насыйрова һәм Гөлнара Бениньи практик дәрес үткәрде.
Эшчәнлекнең максаты - балаларга сәнгать чаралары аша тискәре хисләрне бетерү. Арт-терапия бурычларының берсе булып балага үз хисләрен күрсәтергә ярдәм итү тора.
Әлеге чарада төрле категория гаиләләрдән 8 балигъ булмаган бала катнашты. Балалар кызыксынып рәсемнәр ясады.