Эшсез зәйлеләргә 304 вакантлы эш урыны тәкъдим итәчәкләр

2017 елның 28 июле, җомга

2017 елның 3 августында Зәй эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Чарада "мефро уилз Руссиа Завод заинск" ҖЧҖ, "БлагоСтрой" ҖЧҖ, "КАМАЗ", "Камэнергостройпром" ҖЧҖ, "Таттелеком" ҖЧҖ, МТП-Групп вәкилләре катнашачак.

Эшсез гражданнарга электросварщик, стропальщик, земледел, тракторчы, токарь, кладовщик, электромонтер, маляр, формовщик кебек вакансияләр тәкъдим ителәчәк.

Чара 10.00 сәгатьтә Зәй шәһәре Нефтьчеләр пр., 37б. адресы буенча үткәрелә.

Тулырак мәгълүматны 8 (85558) 71543телефоны аша алырга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International