Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Мобиль офисының чираттагы күчмә чарасы узды

2017 елның 28 июле, җомга

Кичә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Октябрь авыл җирлегендә чираттагы күчмә чара үткәрде.

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгече 15 гражданга халыкны эш белән тәэмин итү, һөнәри яңадан укыту, эшсезлек буенча пособие түләү тәртибе һәм шартлары, үзмәшгульлек формасы, эшмәкәрлек эшчәнлеге һәм җәмәгать эшләрен оештыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча консультация күрсәтте.

Күчмә чара нәтиҗәләре буенча 10 кеше яңадан рәсмиләштерү узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International