Республиканың ике предприятиясе тоткарланган хезмәт хакын түләде

2017 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы өлкәсендә алып барган Алабуга районы “Привольное” ҖЧҖ 101 хезмәткәренә 1071 сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарган. Моннан тыш Казан шәһәре “Союз-Телефонстрой” ААҖенең 5 хезмәткәре 80 мең сум күләмендә тоткарланган хезмәт хакын алган.

Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International