Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә ел саен яратылып уздырыла торган “Сабантуй” бәйрәме үтте.
Бәйрәм барышында балаларга татар халкының тарихы, костюмнары, традицияләре турында сөйләнде, “Түбәтәй”, “Чүлмәк вату”, “Йомырканы китер” уеннары уйналды.
Бәйрәм ахырында баллы күчтәнечләр таратылды.