Казан шәһәре Совет районы эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясалды

2017 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Кичә Казан шәһәре Совет районы белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

Чарада МУП "ПАТП № 2", "Таттелеком" ҖАҖ, Совет районы хәрби комиссариаты, "ИК Окун" ҖЧҖ, "Казанский ДСК" ҖЧҖ кебек предприятиеләр вәкилләре катнашты.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 228 кеше килде. Биредә автобус йөртүче, инженер-диспетчер, АЗС операторы, электромонтер, моторист (машинист), стропальщик, кладовщик, контакт-үзәге операторы, механик-йөртүче кебек вакансияләр тәкъдим ителде.

Алга таба эшкә урнашу өчен 24 кеше юллама алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International