21 июль көнне “Шатлык” приюты тәрбияләнүчеләрен туган көне белән котладылар. Приютның директоры Халилова Резеда Васыловна балаларга изге теләкләрен җиткерде.
Балалар белән төрле кызыклы уеннар, викторина, конкурслар үткәрелде. Балалар шигырь, җыр, биюләр әзерләде.