"Рәхмәт Интернет 2017" пенсионерларның компьютер нигезләренә өйрәнү III Бөтенроссия конкурсы башланды. Конкурс "Ростелеком" ҖАҖ тарафыннан Россия Пенсия Фонды һәм Россия электрон коммуникацияләр ассоциациясе ярдәме белән оештырылды.
Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты социаль хезмәт алучы Александр Ильинның “Компьютер белән дөнья буйлап” конкурс эшен җибәрде. Александр Степановичның эше хәзерге вакытта сайлап алу этабын узды һәм azbukainterneta.ru сайтында урнаштырылды.
Интернат-йортта конкурска йомгак ясауны түземсезлек белән көтәләр.