"Алтын көз" үзәге белгечләре мәктәпкәчә балаларга гаилә элемтәләре турында сөйләде

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Лаеш "Алтын көз" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре ГХАЯ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә балалар бакчасында "Бәхетле бала" дип исемләнгән чара үткәрде.

Гражданлык актларын теркәү бүлеге хезмәткәре әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында танып белү сәгате үткәрде. Аннары балаларга һәм тәрбиячеләргә "Алтын көз" үзәге белгечләре Оригамитерапия технологиясе кулланып, открытка ясау буенча мастер-класс үткәрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International